Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Балалар тынычлык тели

Үткән атнада, 11 декабрь көнне, Алабуганың «1нче гимназия — Милли белем үзәге» укучылары сугыш чоры балаларына багышланган кичәдә катнашты.

Кичәне шәһәребездәге Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәгендә эшләүче мөгаллимә Гөлфия Шәйхетдинова оештырды.

— 1927-1941 елларда туып үскән балаларга Бөек Ватан сугышының бар авырлыгын үз җилкәләрендә тоярга туры килгән. Бала-чакларында кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлыкны алар олылар белән бергә кичергән, — ди Гөлфия Нурулла кызы, — Сугыш чоры балалары алган яра — мәңгелек.

Гөлфия Шәйхетдинова балаларга өстәмә белем бирә, аларны туган илебезне яратырга, аның ватанпәрвәр кешеләре белән горурланырга өнди.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда ук, Россиянең Ленинград, Воронеж, Ржев шәһәрләреннән эвакуацияләнгән балаларны Алабуга районының Морт, Лекарево, Мальцево авылларына китергәннәр. Гимназия укучыларына шул елларда, рәхимсез сугыш аркасында, балачак рәхәтен татымый калган кешеләр язмышы турында укылган шигырьләр, башкарылган җырлар беркемне дә битараф калдырмады.

«Барысы да Җиңү өчен! Барысы да фронт өчен!» лозунгы астында безнең ил халкы фашистларга каршы көрәшкән. Бөтен Рәсәй буйлап, уннарча меңләгән балалар, яшь санын арттырып яздырып, фронтка киткән; күпмесе партизан отрядларына кушылган; фронтка киткән әтиләре, абыйлары урынына калып, тылда ир-ат эшен башкарганнар. Аларның 1945 елның 9 май көне алып килгән Җиңүгә кадәр һәм аннан соң да күргән газап-михнәтләрен сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел!

Бу кичәдә фашистлар тарафыннан юк ителгән сабыйларны да, Ленинград камалышында гомерләре өзелгән балаларны да искә алдылар. Татарстанда бүген сугыш чоры балаларына куелган һәйкәлләр Чистай, Азнакай, Әлмәт, Әлки районнарында бар.

Шәһәребездә яшәп иҗат итүче мәгариф ветераны Тәслимә Кәримованы укучылар яхшы белә. Кичәне алып баручылар аны зур хөрмәт белән сәхнәгә чакырды.

— Мин сугыш чоры баласы. Сезнең чыгышларны тыңлап, бүген бик дулкынландым, — диде Тәслимә Шәйдулла кызы. Балаларга ул үзенең «Һәйкәл» шигырен сөйләде.

Гимназия укучылары исеменнән, баянда татар көйләрен уйнап, Тәслимә апага музыкаль бүләк ясадылар. Ике телдә алып барылган чара барышында гимназияче Мәдинә Йосыпова «Бәхетле яшисе килә» шигырен сөйләде (авторы — Тәслимә Кәримова).

1нче гимназия директоры Гүзәл Аслямова кичә ахырында залдагы һәр кешегә рәхмәт белдерде.

— Бу чара безнең һәммәбезгә кагыла. Безнең әби-бабайларыбыз, туганнарыбыз тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән. Бүген тынычлыкта яшәр өчен, без барын да эшләргә тиеш, — диде Гүзәл Фәйзелхак кызы. — Искиткеч тәэсирле чара.

Алабуганың Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге директоры Светлана Корбанова шулай ук әлеге чараның тәрбияви көченә басым ясады.
— Кичәдәге чыгышларны гаҗәпләнеп һәм сокланып тыңладым, — диде Светлана Владимировна.

Бу көнне җитәкчеләр генә түгел, чарада катнашучы һәркем Гөлфия Шәйхетдиновага рәхмәт хисләре кичергәндер.

— Гөлфия Нурулла кызы һәрвакыт матур шигырьләр эзли. Аларны балаларга өйрәтергә тырыша. Бу балалар — дәвамчылар. Чын йөрәктән сөйлиләр, — дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Тәслимә апа Кәримова. — Ихлас сөйлисең икән, димәк, син аңлап сөйлисең. Мондый балаларны тәрбияләгән, өйрәткән укытучыларга, Гөлфия Нурулла кызына рәхмәт.

Сугыш чоры балаларының берсе, өлкән яшьтәге каләмдәшебез Тәслимә Кәримованың хәтеренә сокланырлык: ул һәр шигырен яттан сөйли. Әлеге буын вәкилләре, тормыш авырлыкларына карамастан, көчле рухлы булып калганнар. Балачакларын сугыш уты яндырса-көйдерсә дә, аларның күңеле якты киләчәгебезгә өмет белән тулы, балаларыбызның кечкенә генә уңышлары да аларны чиксез шатландыра.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото: Гөлфия Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев