Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Морт мәктәбендә — төбәк семинары

Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү, аларны яңа ысуллар кулланып эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү — мәгариф системасын заманчалаштыруның мөһим бер шарты.

Шул максатны күздә тотып, 10 мартта мәктәбебездә «Үзләрен үстерүгә, үзтәрбиягә һәм тормышта үз урынын табуга сәләтле, үзирекле, иҗади эшләүче укучыларны өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә төп ысул буларак педагогик хезмәттәшлек» исемле төбәк методик семинары үтте. 

Бу семинарда Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе белгечләре, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Аксубай муниципаль районнарының тарих һәм җәмгыятъ белеме, туган (татар) теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныф, технология, физик культура, химия фәннәренең методик берләшмә җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм ветеран укытучылар катнашты. 

Семинарга килүчеләрне мәктәп директоры Фәнил Васил улы Һадиев каршы алды һәм мәктәп белән таныштырды. Килгән кунакларга балаларның үз куллары белән әзерләгән эшләнмәләр күргәзмәсе һәм мәктәп музеена Морт авылы тарихи турында сәяхәт тәкъдим ителде.

Ачык дәресләр һәм чаралар
Семинар укытучылар тарафыннан күрсәтелгән ачык дәресләр белән башланып китте: 2 сыйныфта инглиз телендә "Минем уенчыклар«(укытучы Зөлфирә Гобәйдуллина), 3 сыйныфта рус теленнән «Фигыльнең заман буенча үзгәрүе» (укытучы Кучерева Г.П.), 5 сыйныфта физик тәрбия дәресеннән «Баскетбол» (укытучы Данияр Нуриәхмәтов), 8 сыйныфта химиядан «Органик булмаган кушылмаларның төп класслары» буенча кабатлау дәресе (укытучы Рузия Гайнанова) күрсәттеләр. 

Дәресләрне чаралар алыштырды. Туган тел укытучысы Рузилә Әхмәтҗанова 8 сыйныфта «Әнкәйләргә дан җырлыйк» дигән чара оештырды. Габдрәшит Гайфетдинов 7 нче сыйныф укучылары белән «Туган телем — иркә гөлем» тәрбия сәгате күрсәтте.

Мавыктыргыч осталык дәресләре дә кунаклар күңеленә хуш килде. Технология түгәрәгендә 6нчы сыйныф укучылары укытучы Фәрит Гобәйдуллин белән бергә резиномоторда уенчык машина ясасалар, 4нче сыйныф балалары, укытучылар белән бергә, кәгазьдән матур чәчәк ясап күрсәттеләр. (Әлфинур Закирова, Светлана Смехова, Ләйсән Галиева).

Килгән кунаклар дәресләр турында уңай фикерләр генә әйтте. Барлык дәресләр методик яктан дөрес төзелгән, һәр яктан уйланылган, тирән мәгънәле. Укытучыларның һәм укучыларның алдан нык әзерләнгәне күренеп тора. Дәрес хуҗалары — укучылар, укытучылар — дирижер! Һәр дәрестә укытучылар заманча мәгълүмати технологияләрне, интернет челтәрен уңышлы файдаланды, татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына басым ясады.

Семинарда «Россия укытучылары белән дан тота. Шәкертләр дә аңа дан китерә!» әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Мәктәп күләмендә үткәрелгән чарада укучылар укытучыга багышланган шигырьләр һәм җырлар белән чыгыш ясады. «Мим» театр студиясе артистлары «Үги кыз» әкиятеннән өзек күрсәтте (җитәкчесе Ләйлә Фәрхетдинова). 

Чара барышында «Яшьлек» бию ансамбле чыгышларын җылы алкышларга күмделәр (җитәкчесе Раушания Гайфуллина). Әлбәттә, бу укытучыларның һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәренең системалы эш нәтиҗәсе. 

Төбәк методик семинарына килгән кунаклар үзләренә файдалы мәгълүмат алды һәм киләчәк эшләрендә Морт төп мәктәбе коллективына зур унышлар һәм сәламәтлек теләде.

Семинар чәй түрендә тәмамланды.
Зөлфирә ГОБӘЙДУЛЛИНА, укыту буенча директор урынбасары
Фотолар: Морт мәктәбенеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев