57 ел бергә гомер итүче Зоя һәм Иван Ефремовлар гаиләсенең тату яшәү серләре
Ата-анадан кала, безгә иң якын кешеләр — туганнарыбыз.
Кеше өчен иң затлы, бөек хис — ярату хисе. Бу төшенчәне әле дә тулысынча аңлатучы да, аңлаучы да юктыр, мөгаен. Һәркемнең үз фикере. Ләкин шунысы ачык: кешене кеше итә торган нәрсә ул — мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес булып булмый. Мәхәббәт ул — уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, сеңел-энекәшләргә, онык-оныкчыкларга күчә. Шул рәвешле кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны олыгайган көннәренә кадәр саклаганнар гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә ала.
Бүгенге язмамда шундый гаиләләрнең берсен, бертуган апам — Зоя Фёдоровна Ефремованың гаиләсен чын ихтирам йөзеннән зурлыйсым, аңа һәм гаиләсенә рәхмәтләрнең иң зурысын юллыйсым килә. Бу гаилә — бик күпләр өчен үрнәк, без — туганнары, балалары, оныклары өчен нык, төпле терәк. Әйе, әйе, бу болгавыр заманда һәркемгә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк.
Көнозын дөнья куып йөргән адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Тыныч гаиләдә балаларга да, оныкларга да бик рәхәт. Үзләре бик еракта булсалар да (Мәскәү, Тольятти, Америка) елның теләсә кайсы вакытында кайтып, канат чыгарган туган нигездә хәл алып, көч җыеп, ярдәм итеп китү мөмкинлеге бар. Ил-йортта яшәү кыенлашкан саен, адәм балалары, бигрәк тә ир белән хатын, балалар, юаныч һәм яклау эзләп, бер-берсенә тартыла, сыена.
Гаилә тормышы — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз, сикәлтәле гомер юлы ул. Ә менә бу гаилә шушы сикәлтәле юлдан 57 ел буе матур атлады, балаларын Кеше итте, оныкларын зур тормыш юлына чыгарырга күпме көч куйдылар. Ә хәзер оныкчыклар тәрбияләүгә дә үзләренең көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта Америкада яшәүчеләре дә көн дә элемтәгә кереп, хәлләрен белешеп торалар. Апаның гаиләсе без — биш балага — һәрчак өлге булды.
Бу галәмдә кеше генә түгел, хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә ошамый. Ә кеше язмышы турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, бәхетебезне табарга, үзебездән ниндидер якты эз калдырырга киләбез. Әнә бит якташ шагыйрәбез Дибәҗә Каюмова да ни ди:
Урманның моңлы кошларын
Кулыңда сайратсаң иде.
Сине дә сөйсеннәр,
Үзең дә яратсаң иде.
Ак җәймәләрне юл итеп,
Гомер юлын үтсәң иде,
Салават күпере аша
Хыялыңа җитсәң иде.
Шагыйрәнең бу шигъри тәлгәшләре әйтерсең минем апам белән җизнәкәемә багышлап язылган.
Һөнәрләре, тырышлык, гадилек-тыйнаклыклары, булганлыклары да уртак булды аларның. Озак еллар икесе дә УТТ оешмасында эшләделәр. Җизни баш энергетик булса, апа баш диспетчер булды, начальник ярдәмчесенә кадәр күтәрелде. Гомерләре буе үз эшләренең остасы булдылар. Инде озак еллар лаеклы ялда булсалар да, һаман онытып бетермиләр үзләрен. Тиктомалга гына әйтмиләр бит: башта абруй яула, аннан ул сиңа хезмәт итәр дип. Ә коллективта, эш урынында абруй яулау зур тырышлык, хезмәт, сабырлык, түземлек, ихтыяр көче сорый.
Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез туганнарым белән генә сөйләшеп утыру гына да — үзе бер бәйрәм. Аларның искитмәле җылы мөнәсәбәтләре, бер-берсенә, безгә булган ягымлы карашлары үзе генә ни тора. Аларга карыйсың да, үзеннән-үзе башка бер уй килә: нинди бәхетле, матур парлар.
Ә бит шулай матур яшәүнең үзенең сере бар: алар икесе дә беренче мәхәббәтләре белән гомер кичерә. 18-20 яшьтә, юләр вакытта, табышкан, очрашкан, бернигә, хәтта әти-әни сүзенә дә карамыйча кавышканнар алар. Әйе, әйе, күзгә ак-кара күренми, колакка әти-әни сүзе дә керми торган вакыт. Өйләнешергә булгач, өйләнешергә.
Артка борылып карасаң, гомер узып та киткән, гомер көзләре дә үтеп бара, кышына да күп калып бармый икән. Яшьлектән йөрәкне телгәләп сагындырырлык хатирәләре генә калган.
Яшьлек — кеше гомеренең иң саф, гүзәл һәм тынгысыз һәм иң күңелле вакыты. Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер көзенең кыраулары төшә башлагач, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен, шул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына, юксына. Менә шундый халәттә бүген апа белән җизни. Өйләре янындагы бакчага чыгып утырып, кошлар тавышын тыңлаганда, аларның күзләренә яшь килгәнен күрәсең. Быел бигрәк тә, җизнәм бик авыр операцияләр кичерде. Кем белә, бәлкем, шушы кошлар тавышы аларга, беренче мәхәббәт тойгыларына кушылып киткән сагышлы, я булмаса шатлыклы минутларын исләренә төшерәдер. Һәркемнең яшьлеге үзенә күрә бер тарих, ә мәхәббәт — үзенә күрә бер хатирә.
Гомернең шактый юлы узылган, әмма үкенечле түгел, заяга узмаган.
Иң зур байлыклары — тырыш хезмәтләре, горурланып, авыз тутырып сөйли алырлык ике балалары, дүрт оныклары, дүрт оныкчыклары бар бүгенге көндә. Кызлары Ирина гомере буе Мәскәүдә физика укытучысы, завуч булып эшләде. Бүгенге көндә танылган укытучы, хезмәт ветераны, Елена Тольятти шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Оныклары Антон гаиләсе белән бүгенге көндә Америкада яши, биш телдә аралаша. Калганнары да һәрберсе үз юлын таптылар, югары белем алып, гаиләләрен корып матур гына көн күреп яталар.
Зоя апа белән Иван җизнинең бөтен гомерләрен дөньядагы иң изге хезмәткә — кызлары, оныклары, оныкчыкларына багышлап, булганына шөкерана итеп, мәхәббәтләрен шуларга биреп, исән вакытта әти-әниебезгә олыгайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтеп, шуларның хәер-фатихасында тыныч кына яшәп яткан мәлләре.
Иң сокландырганы: гомер кышына аяк басып килсәләр дә, аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре кимеми, тагын да арта төшә кебек. Ә бит гаиләне тотучы да, саклаучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, безгә бу гыйбарә белән килешәсе генә кала. Ул — Ана дигән исемне йөртүче дә, яшәеш нигезе дә, ул — гүзәл зат та, ул — изге җан да, сабыр да, тыйнак та. Димәк апам минем — шундый изге җан. Гаиләнең ныклыгы бүгенге көндә аннан тора, дисәм, җизни хуплар гына.
Ул — гаиләбездә дә иң өлкәне. Балачак еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнлектән, гомере буе сикәлтәле юллардан тормыш йөгенең иң авырын тартырга туры килгән аңарга. Алты бала, әти гомере буе ил хезмәтендә булганлыктан, таякның юан башы әни белән апага төшә. Безне бер-бер артлы кияүгә биреп, абыйларны өйләндереп, мөстәкыйль тормыш юлына кертеп җибәрүдә көче аз кермәде аның.
Эшләгәнгә эш язган. Лаеклы ялга чыккач та, тынгылык булмады үзенә, өлкәнәеп, сырхауланып барган авыру әти белән әнине тәрбияләү күбрәк аның җилкәсендә булды, чөнки калганнарыбыз әле эштә иде. Нишлисең, апа авырлыкларга күнеккән, һәр эш-гамәлгә ул сабырлык, түземлек, тәвәккәллек белән тотына һәм башкарып та чыга. Бу яктан безгә маяк, өлге ул.
Гомере буе намус белән эшләде, яшәде һәм яши, һәрвакыт гади һәм гадел булды. Кайда гына эшләсә дә, кеше белән уртак тел таба белде. Шуңа күрә абруе зур булды. Әтиемнең: «Балалар, теләсә нинди һөнәр иясе булып була, ә чын Кеше булу җиңел түгел. Чын Кеше булырга тырышыгыз», — дигән девизы астында яшәде һәм яши. Андыйлар «Чын Кешеләр сафында», әлбәттә.
Балачактан ук шундый булган күрәсең, бик яшьли кияүгә чыкса да, тормыш иптәшен дә дөрес сайлаган бит. Җизнәм дә күпләргә өлге булырдай. Кирәк икән усал, дөрес усал, артык туры сүзле, артыңнан сөйләп йөрмәс, туры күзеңә карап әйтер, афәрин, алтын куллы. Нәрсәгә тотынса, шуны эшли торган. Әгәр ир-ат 45 кә кадәр йорт салып керсә, ул җир йөзендә иң зур вазыйфаны гамәлгә ашырган була, ди халык. Халык белми сөйләми ул. Өй генә түгел, зур коттедж салды җизни заманында. Коттеджының матурлыгы, зурлыгы, мәһабәтлелеге тәрәзәләренең елмаюыннан күренеп тора. Ә инде өй янындагы участок гөлбакча диярсең. Шушы гөлбакчадагы чәчәкләр арасында матур итеп картлыкларын кичерә алар.
Я Ходаем, аларга сау-сәламәт булып, чөкердәшеп, тынычлыкта, иминлектә, муллыкта яшәргә насыйп итсәң икән. Шушы көннәрдә апамның 75 яшьлек юбилее. Аларга картлык көннәрендә әти-әниләргә, балаларына, онык-оныкчыкларына кылган игелекләренең әҗерен күрергә, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев