Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Алабуганың Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы узды

Гадәттәгечә, Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәменә яшь китап укучылар белән очрашуга язучылар, шагыйрьләр һәм театр коллективлары артистлары килә.

Ел саен, язгы каникул көннәрендә, традицион китапханә бәйрәменә әверелгән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә. 

Ул беренче тапкыр Мәскәүдә 1943нче елда күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә. Шул көннән башлап, март ахырында Балалар китабы атналыгын уздыру матур гадәткә әйләнгән, дип хәбәр итәләр Үзәк балалар китапханәсеннән.

Гадәттәгечә, Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәменә яшь китап укучылар белән очрашуга язучылар, шагыйрьләр һәм театр коллективлары артистлары килә.

Быел Үзәк балалар китапханәсендә узган бәйрәмгә «Колос» мәдәният йортында эшләүче Милана Динисламова җитәкчелегендәге «Shiata» яшьләр театр студиясе артистлары һәм Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе мөгаллимнәре Марина Липатова, Әлфия Фәйрушина белән әлеге мәктәптә белем алучылар килде.

Китапханәчеләр бәйрәм уңаеннан төрле күргәзмәләр тәкъдим итте, анда татар телендәге матур китаплар, гадәти булмаган басмалар, балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәрләр һәм башкалар белән танышырга мөмкин булды. Балаларга Россия дәүләт балалар китапханәсе архивыннан Балалар китабы бәйрәме тарихына багышланган фильм күрсәтелде. Чара кунаклары «Александр Пушкин әкиятләре» викторинасында да бик теләп катнашты. Шулай ук бу көнне «Пушкинның бөтен гаилә өчен әкиятләре» фотозонасы да эшләде.

Быел Балалар китабы атналыгының девизы — «Гаилә укый — ил укый!» булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев