Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә — тормыш нигезе

Без барыбыз да әти-әниебезгә рәхмәтле, рәхмәтле булмаган бала юктыр, булса да бик, бик сирәктер дип ышанасы килә. Ә без аларга рәхмәтебезне, үзләренә әйткән булсак та, горурланып, кешеләр, ягъни авылдашлар алдында вакытында әйтә алдыкмы соң? Әйдәгез, бүген әйтик, соңга калмыйк. Ә мәңгелек йортка күчкәннәргә истәлекләребез дога булып барсын. Гаилә елына багышлап, мин “Рәхмәт хатым” проектын тәкъдим итәм.

Әтием Ибраһим Юныс улы һәм әнием Шәмсибану Мөхәммәтзакир кызы районыбызның җырларда җырлана торган матур табигатьле Дөм-Дөм авылында туып, бар гомерләрен туган авылларында яшәделәр (урыннары оҗмахта булсын). Икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскәннәр. Әтиемнәр 11 бала булганнар: 6 малай, 5 кыз. Юныс һәм Гөлбану гаиләсендә Ибраһим, 5енче бала булып, дөньяга аваз сала. Туганнары арасында иң озын гомерлесе әтием булды. Әниемнәр дә гаиләдә 10 бала булалар. Әти-әниләре вафатыннан соң, төпчек 3 бала өлкән абыйлары Мөбәрәкша гаиләсендә үсәләр һәм мөстәкыйль тормыш юлына аларны Галимә җиңгәләре озата.
Әтием Юнысов Ибраһим Юныс улы — озын гомер, тырыш хезмәт юлы узган, язмышы илебездә барган тарихи вакыйгалар чорына туры килгән кешеләрнең берсе. Аның балачагына гражданнар сугышы һәм ачлык еллары, ә яшьлегенә колхозлашу чоры туры килә. Ә Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыруда ул үзе дә катнаша. Әтием социализмның казанышларына чын күңелдән сөенеп, гади кешеләрнең тормыш шартлары яхшыруга куанып яшәде. Үзе дә тырыш кешеләрнең берсе иде. Йорт, каралты-курабыз һәрвакыт каралган, төзек, җитеш булды.

Сәламәтлекләре какшаганчы, мин әти-әниемнең өйдә ял иткәннәрен хәтерләмим. Күмәк хуҗалыкта тиешле вазифаларын үтәп кайтканнан соң, баш-аяклары белән йорт эшенә чумалар иде. Әти нәрсәдер төзәтә, ясый, җиткерә, кышкы озын кичләрдә итекләргә олтан сала һ.б. Әнием дә бер минут та эшсез торуны белмәде. Телевизор караганда да (авылыбызда телевизор беренчеләрдән булып безнең өйдә дә барлыкка килде) кулы тик тормады: я бәйләп, я тегеп, я ямап утырды. Әтием сөйләшергә бик ярата, телгә оста һәм юмор хисле һәм искиткеч яхшы хәтерле иде. Авылыбызның тарихы белән кызыксына, авылыбыздагы һәр кешенең яшен, (туган аен төп төгәл үк белмәсә дә,) елын төгәл, ә нәселенә кагылышлы мәгълүматны яхшы белә иде, шуңа күрә «авылның аяклы тарихы» дип тә атадылар аны. Ярдәм, киңәш сорап килүчеләрне беркайчан да кире борганы булмады.

Ул чор кешеләренә хас булганча, әти дә, әнием дә бик туганчыл иделәр. Мин белгәндә, әтиемнәрнең 11 баладан өчесе, ә әниемнәрнең 10 баладан тугызы исәннәр иде. Үз туганнары белән бергә бер-берсенең туганнарын, үз туганнарыдай якын итеп, хәл белешеп, хатлар язышып, посылкалар салышып, аралашып яшәделәр. Мин кул арасына керә башлагач (язганым да бар инде), авылда туганнарны кунакка, ягъни ашка чакыру минем вазифага керә иде. Әни белән исемлек төзибез, әти ул исемлектә ашка чакырылучы кешеләр төшеп калмаган микән дип, җентекләп, үзе тикшереп чыга, бер туган да чакырылмыйча калырга тиеш түгел, дия иде. Ул исән вакытта бу исемлек гел әти контроле аша узды һәм бу гамәл миңа гомерлек тәрбия мәктәбе дә булды.

Әтием Ибраһимның беренче хатыны Саҗидә апа була. «Әнием миңа авылыбыздан Саҗидәне, сүз арасында гына кебек, гел мактап ала иде. Аның бәйли белүен дә, пөхтә һәм шул ук вакытта тыйнак булуын да җайлап кына әйтә килде. Тамчы тамып таш тишә дигәндәй, минем җитди кыз Саҗидәгә күзем төште һәм озакка сузмыйча тәкъдим дә ясадым. Без бик әйбәт тордык, 2 кызыбыз туды. 1939 елда, авырып, Саҗидәм вафат булды. Миннауфам һәм Кәүсәриям әнисез калдылар. Әнием дә ул вакытта исән түгел иде. Балаларны карашырга сеңлем Мәрьям булышты. Икенче хатыным Шәмсибануны, әнием киңәшләрен истә тотып, мин үзем сайлап алдым. Язмыш миңа искиткеч хатын бүләк итте. Ике кызымны үзенекеләр кебек якын күрде. Көттереп кенә булса да, бәхетебезгә насыйп булгач, өченче кызыбыз Рәсимәне дә алып кайтты», — дип яза ул истәлекләрендә.

Әнием Шәмсибану Мөхәммәтзакир кызы белән алар 1944 елны өйләнешәләр, гаилә йөген бергәләп тарта башлыйлар һәм гомерләре буена икесе дә йорт җанлы гади җир кешеләре булып яшәделәр. Заманасы өчен җитеш, нык йортны, каралты-кураны үз көчләре белән торгызып, карап тордылар. Гаиләдә малайлар булмаганлыктан, эшләр физик көч ярдәмендә башкарылганлыктан, әтинең төп ярдәмчесе дә әни иде. Бүрәнәнең бер башыннан әти күтәрсә, икенче башыннан әни күтәрә. Һәр эшне дә бергәләшеп, киңәшләшеп башкарулары, тырыш һәм эшчән булулары бүген дә миндә соклану тудыра. Дөрес, ир кеше буларак күбрәк әти сүзе өстенлек итә, ә әни үзенең сабырлыгы белән ризалаша, юл куя белә иде. Әни, җайлап кына әтигә үз фикерен җиткерү өчен, кайвакыт «дипломат» итеп, мине дә катнаштыра белде. «Тормыш көтү инеш аша гына атлап чыгу түгел», — ди халык. Табак-савыт та шалтырамыйча тормагандыр, ләкин алар аны урамга чыгармадылар һәм мине иң сөендергәне: мин беркайчан да хәтта тавыш күтәреп сөйләшүнең дә шаһиты булмадым. Әти белән әни бергә өч кыз үстереп, 59 ел бергә яшәп, 4 ай гына аерма белән мәңгелек йортка күчтеләр. 59 ел, әйтергә генә ансат, 59 ел гомер юлын аерылмыйча-каерылмыйча, язмыш сынауларына бирешмичә, бергә тигез һәм янәшә үтүләре белән мин бүген горурланам. Пар канатлы гаиләдә әтиле һәм әниле булып үсүем белән мин бәхетле. Миңа һәрвакыт ышанычлы терәк булулары өчен, әтием Ибраһим Юныс улына һәм әнием Шәмсибану Мөхәммәтзакир кызына бүген дә мин чын күңелдән рәхмәт укыйм. Сезгә хөрмәтем чиксез, кадерлеләрем!
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев