Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде.

1 апрельдән Татарстан халкы балаларны беренче сыйныфка ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама — https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364

Электрон гариза бирү процедурасы халыкның уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга гына кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Искәртәбез, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазь гаризага тиң: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында тапшырырга тиеш.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә мөмкин:

мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына (2020 елда — 31 025 гариза);

урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә (2020 елда — 29 880 гариза);

өстәмә белем бирү учреждениесенә (2020 елда — 139 609 гариза).

Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барыр дип көтелә, бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев