Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

10 ай эчендә республикада 1300 җәяүлене бәрдергәннәр

Нәтиҗәдә, 132 кеше һәлак булган (узган елның шул ук периоды белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк), 1221 җәяүле җәрәхәтләнгән.

Көз көне юлларда җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрнең бермә-бер артуы күзәтелә. Иртә караңгыланып, һава торышы начар булган көннәрдә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучы җәяүлеләр саны 30 процентка арта. Үлем белән тәмамланган очракларның күпчелеге (70 проценттан артыгы) тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

Быел 10 ай эчендә республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 1300 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше һәлак булган (узган елның шул ук периоды белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк), 1221 җәяүле җәрәхәтләнгән. Статистика мәгълүматлары буенча республика юлларында һәлак булган һәр өченче кеше - җәяүле. Быелның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Анда нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән барганда, кешенең киемендә яктылык кайтаргыч булырга тиешлеге искәртелгән.

Хәзерге вакытта яктылык кайтаргыч элементлары булган предметларны: фликер, ачкыч брелогы, беләзек, каптырмаларны кибет һәм почта бүлекчәләрендә үтемле бәядән сатып алырга мөмкин. Яктылык кайтаргыч элементларны хәзер киемнәргә дә тегеп чыгаралар. Дәүләт автоинспекциясе искәртә: машина йөртүче караңгыда фликерсыз кешене якын яктылык белән - 50 метрдан, ерак яктылык белән 100 метрдан күрсә, фликер белән бу ара 200-350 метрга арта.

Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрне таптату куркынычын 65 процентка киметә.

- Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Онытмагыз: юл хаталарны кичерми, - ди республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.

Җәяүленең имин булуы күп нәрсәгә бәйле. Кайчак, фаҗига булгач, гаеплеләрне эзләүдән бернинди мәгънә юк.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев