Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

140тан артык алабугалы декрет һәм больничный акчаларын вакытында ала алмаган

"Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты эшли башлаганнан бирле Алабуганың 140 кешесе декрет акчаларын яки больничный листлар буенча түләүне вакытында ала алмады.

Социаль иминият фондының Алабуга бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу мәгълүматларны үз вакытында бирмәү белән бәйле түгел, ә предприятие хисапчылары хаталары аркасында шулай килеп чыкты. "Хәер, без барлык хисапчыларга мәгълүматны җиткереп торабыз, без аларны пилот проектына керешеп киткәнче үк өйрәттек. Моннан тыш, без көн саен өйрәтүләр алып барабыз. Алар өйрәнү узуын узды, әмма кеше факторы дигән сүз дә бар бит, кайдадыр финанс дисциплинасы бозыла, кемдер нәрсәнедер аңлап җитмәскә мөмкин яки яңа хезмәткәр эшкә урнашкан һәм ул әле аңлап, өйрәнеп җитмәгән, шуңа күрә хаталар җибәрә",- дип аңлатты СИФның Алабуга бүлеге җитәкчесе Илнур Шәймәрданов.
Барлык очракларда да ялгышлар төзәтелде һәм иминиятләштерелгәннәр, бераз соңарып булса да, тиешле түләүләрен ала алды. Прокуратурага шикаять белән тик бер алабугалы хатын-кыз гына мөрәҗәгать итте. "Дөрес, түләүнең тоткарлануы турында телдән белдерелгән дәгъвалар белән без чынлыкта көн саен очрашып торабыз",- диләр фонд белгечләре. Күрәсең, шәһәрнең күпчелек халкы эш бирүчеләр белән мөнәсәбәтне бозарга теләми. Ник дисәгез, социаль иминият фондына мәгълүматны үз вакытында бирмәгән өчен зур суммадагы - 150 мең сумга кадәр - штраф каралган.
Пилот проекты эшли башлаганнан бирле СИФның Алабуга бүлеге тарафыннан 53 миллион сумнан артык 6 меңгә якын пособие түләнде. Фондның акчасы бар, шуңа күрә төрле төрдәге тоткарлыклар нәкъ менә эш бирүчеләр белән бәйләнгән. Әгәр эш белән тәэмин итүче мәгълүматларны вакытында тапшырмаса, ТРның Алабуга районында яшәүчеләр кайнар линия телефоннары: 7-90-44 һәм 7-90-45 буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә яки, идарәнең сайтына кереп, анда үз фикерләрен калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев