Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

17 яшьлек егетнең гомере өзелде

Кичә кич белән Төзүчеләр урамында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булды.

Мотоцикл руле артында утырган егет тизлекне арттыра һәм Лада 217230 машинасына бәрелә, соңыннан каршы як полосага чыга һәм анда ВАЗ 21102 машинасы белән бәрелә. 17 яшьлек мотоциклчы егетнең башына мотошлем кигән була, ә менә аның 25 яшьлек пассажиры саклану чараларын күрми.

ДПТ нәтиҗәсендә мотоцикл руле артында утырган егет урында һәлак була, пассажиры баш мие селкенү һәм төрле җәрәхәтләр ала. Һәлак булган егетнең машина йөртү таныклыгы булмый, мотоциклы номерсыз һәм исәптән 2010 елда ук төшерелгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев