Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

175нче гимназия укучылары укуларын башка мәктәптә дәвам итәчәк

Бүген 175нче мәктәпнең 9нчы (86 бала) һәм 11нче (28 бала) сыйныф укучылары 174нче мәктәпкә укырга барды.

Алар өчен икенче катта аерым бер блок бүлеп бирелгән. Укучылар үзләренең укытучылары белән укыячак. Бу хакта Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов хәбәр итте.

«Әлеге укучылар өчен соңгы кыңгырау 22 майда 174нче мәктәптә яңгыраячак. Бәйрәмнең аерым яки шушы мәктәпнең чыгарылыш укучылары белән бергә үткәрелүе әлегә билгеле түгел. 24 майдан имтиханнар башланачак», — диде ул.

174нче мәктәптә металл эзләү җайланмасы, магнит төймә, вахта пунктында кисәтү төймәсе, периметр буенча 7 видеокамера, мәктәп эчендә исә 11 камера урнаштырылган. Мәктәпне иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр хосусый сак предприятиесе сакчысы саклый. Аның хезмәте бюджеттан тыш акчадан түләнә, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев