Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2020 елда Алабуга районында 12 икътисади проект гамәлгә ашырылган

Шуның ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган.

2020 елда безнең районда 2 миллиард сумнан артык суммага 12 проект гамәлгә ашырылган, 500дән артык эш урыны булдырылган.
Моннан тыш, «Алабуга» МИЗнда өч производство эшләтеп җибәрелде. 2021 елга планлаштырылган икътисади проектлар турында АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов сөйләде.
— 2021 елда төп капиталга инвестицияләр 18 миллиард 846 миллион сум күләмендә бәяләнә. Без киләсе елга шактый яхшы күләмдә инвестицияләр планлаштырган 5 район арасында торабыз, — дип билгеләп үтте Тимур Никонов.
«Алабуга» МИЗнда 5 производство ачу планлаштырыла, шулай итеп 662 эш урыны барлыкка киләчәк, ә инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 10 миллиард сум тәшкил итәчәк. Алабуга районы территориясендә быел 15 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Алар арасында «Алабуга термалары» сәламәтлек һәм ял үзәге, аннары «Три медведя» бистәсеннән ерак түгел Яр Чаллы шоссесында күп функцияле комплекс төзеләчәк, дип билгеләп үтте Тимур Никонов. Комплекс бер-берсе белән тоташкан ике корпустан торачак. Булачак бинаны 18 катлы итеп төзергә ниятлиләр, төзелешнең гомуми мәйданы 50 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Шулай ук планлаштырылган проектлар арасында — «Бакинский бульвар» кунакханә комплексы, 4нче микрорайонда мәдәни үсеш үзәге һәм өч сөтчелек комплексын төзү.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев торак секторга да игътибар итәргә кушты:
− Бу — торак төзелеше дә, торак өчен зоналар да. Без моның белән шөгыльләнәчәкбез, минемчә, бу безнең турыдан-туры бурыч. Алабуга тирәли урнашкан мәгънәсез төзелеш безне бизәми, шуңа күрә яңа микрорайоннар булдыруга бик җитди карарга кирәк. Инфраструктура төзелешен, социаль өлкәне исәпкә алу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев