Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

3 февральдә КФУның Алабуга институтында Ачык ишекләр көне уздырыла

Бу көнне абитуриентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары уку йорты укытучылары, профессорлар һәм факультет деканнары белән очраша алачак.

Ачык ишекләр көнендә институтка керү шартлары турында тулырак белергә мөмкин. Кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре кызыксынучыларга бу турыда тулы мәгълүмат бирәчәк.

Биредә һәркем уку йортының тарихы белән якыннанрак таныша һәм студентлар тормышын үз күзләре белән күрә алачак.
Ачык ишекләр көне 10.00 сәгатьтә башлана. КФУның Алабуга институты адресы: Казан урамы, 89 нчы йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 7-55-62.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев