Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

4 меңнән артык кеше Арчада Кыш бабайда кунак булган

Татарстанның Арча районында 4 мең кеше Кыш бабайда кунак булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова белдерде.

"Кунаклар саны тагын да күбрәк була алыр иде, әмма резиденциянең мөмкинлекләре чикле", - дип ассызыклады ул.
Яңа елга кадәр кунакларның 70 проценты балалар, 30 процентын гына өлкәннәр тәшкил итсә, 1 гыйнвардан бу киресенчә була.
"Быел Кыш бабай резиденциясендә 4 мең кунак булган. Чагыштыру өчен: узган ел туристларның гомуми саны 5 мең кеше тәшкил иткән иде", - дип билгеләп үтте ул.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев