Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

65 яшьтән өлкәнрәк алабугалылар COVID-19дан прививка ясата

Алабугада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә

Алабугада 6 меңнән артык кеше прививка ясаткан инде.
− Вакциналауны халык яхшы кичерә, бер генә рәсми өзлегү очрагы да юк, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Дамир Сөләйманов.
Ул ассызыклаганча, беренче чиратта прививка 65 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм хроник авырулары булганнарга күрсәтелгән.
Прививка ясату кампаниясенә безнең редакция хезмәткәрләре дә кушылды. Бу атнада вакцинаның икенче компоненты белән авыл хәбәрчесе Галина Кузнецова да прививка ясатты. Ул яше буенча да, булган хроник авырулар буенча да риск төркеменә керә.
— Минем танышларым авырды. Аларның хәлләре бик авыр булды. Без ирем белән прививка ясатырга булдык, чөнки авырыйсы һәм якыннарыбызга йоктырасы килми. Үзебезне бик яхшы хис итәбез, — ди хезмәттәшебез.
Хәзер, икенче компонент кабул ителгәннән соң, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында прививка турында сертификат алырга мөмкин. Ул автомат режимда формалаша.
− Аны алу өчен КФҮтә теркәлергә һәм идентификация узарга кирәк. "Шәхси кабинет"та СНИЛС, паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм, чит ил паспорты булган очракта, ул да күрсәтелгән булырга тиеш. Вакцинаның беренче компонентын алганнан соң, үзкүзәтү көндәлеге барлыкка килә, анда кеше прививкалар арасында үзенең халәтен тасвирларга мөмкин, ә сертификат икенче компонентны алганнан соң урнаштырыла, − дип аңлатты Дамир Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев