Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

77 яшьлек хатын-кыз кар астында калган машинасында биш көн яшәгән

Хатын үзенең минивэн машинасында яшәгән.

Американың Нью-Джерси штатында 77 яшьлек Джанет Вуд исемле хатын кар астында калган машинасында биш көн утырган һәм исән калган. Бу турыда РИА-Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кар әсирлегеннән аны янгын сүндерүчеләр коткара. Үзе әйтүенчә, аның яшәргә өе булмаган, шуңа ул минивэнында яшәгән. Машинасын кар астыннан казып алгач, ул риэлтор аша йорт эзләячәкмен, дигән. 

Чыганак: Матбугат.ру
Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев