Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Агач-ку­ак утыр­ту ат­на­лы­гы

Бы­ел 8-15 ок­тябрь­дә урам­нар­га 2 мең төп­тән ар­тык тау на­ра­ты, ал­ма­гач, ми­ләш, ай­ва, пи­ра­ми­даль то­поль агач­ла­ры утыр­тыл­ды.

Рес­пуб­ли­ка­да "Ур­ман ай­лы­гы" игъ­лан ител­гән­нән соң, та­тарс­тан­лы­лар агач утыр­ту эше­нә ак­тив ку­шыл­ды. Ала­бу­га­лы­лар да ел са­ен язын һәм кө­зен шә­һә­ре­без­не яшел­лән­де­рү­дә те­ләп кат­на­ша. Агач утыр­ту ат­на­лы­гын­да Ты­ныч­лык прос­пек­тын­нан алып Әй­лә­неч шос­се һәм Ча­па­ев ура­мын­нан Мәр­җа­ни ура­мы­на ка­дәр тау на­ра­ты, ми­ләш, ай­ва, то­поль ке­бек агач­лар утыр­тыл­ды. Шә­һәр­дә­ге уку йорт­ла­ры сту­дент­ла­ры, мәк­тәп уку­чы­ла­ры, оеш­ма, предп­ри­я­тие хез­мәт­кәр­лә­ре агач утыр­ту­да ае­ру­ча ты­рыш­лык күр­сәт­те.

Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се, шә­һәр по­лик­ли­ни­ка­сы, яшь­ләр эше һәм спорт ида­рә­се, КП­ФУ, ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сы, ит-кон­серв ком­би­на­ты, "Га­рант", "До­муп­рав" ида­рә­лә­рен­нән ба­ры­сы 6 мең­нән ар­тык ке­ше шә­һәр­не чис­тар­ту­да ак­тив кат­наш­ты. Алар яр­дә­ме бе­ләр парк һәм ск­вер­лар ко­ел­ган яф­рак, чүп-чар­дан арын­ды­рыл­ды. Ки­лә­се ел­да шә­һәр урам­на­ры ир­тә яз­дан чә­чәк­кә кү­ме­леп утыр­сын өчен, 2 мең төп су­ган­ча­лы чә­чәк утыр­тыл­ды.

Ра­йон баш­лы­гы­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры В.Чер­шин­цев ки­сел­гән агач-ку­ак­лар­ны шә­һәр­дән чит­кә чы­га­рыр­га бо­ер­ды. Бу эш­не тө­гәл­ләү өчен ти­еш­ле оеш­ма­лар­га бер ат­на ва­кыт би­рел­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев