Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Агач утырттык

Илмәт авыл җирлегендә яшәүче халык үзенең активлыгы белән аерылып тора. Анда атна саен нинди дә булса чара үткәрелми калмый. Менә узган атнада да илмәтлеләр 315 төп агач утырткан.

Авыл җирлеге башлыгы Илфат Шакиров әйтүенчә, агач утырту өмәсендә мәдәният, мәгариф, авыл советы хезмәткәрләре, студентлар, укучылар катнашкан. Мәктәп укучылары утырту материалын укытучы Гөлсөяр Гатауллина җитәкчелегендә әзерләгән, ә аны техникалары белән алып кайтуны укытучы Назир Гайнетдинов һәм Рамил Мингалиев үз өсләренә алган. Шулай итеп, күмәк көч белән Илмәткә керү юл өстендә - зират тирәли һәм клуб янында барысы өч йөздән артык төп агач утыртылган. Бу эштә илмәтлеләргә "Юраш" агрофирмасы техника биреп ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев