Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар йорты автобус откан

Алабуга балалар йорты социаль юнәлештәге проектлар буенча республика бәйгесендә автобус откан.

Бу конкурс «РИТЭК»ширкәте һәм «ЛУКОЙЛ» шәфкатьлелек фонды булышлыгы белән үткәрелде. Аның төп девизы - чын-чынлап мохтаҗларга булышырга курыкма.
Алабугалылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә уздырылучы "Игелек кылырга барабыз" проекты өчен " Шәфкатьлелек" номинациясендә җиңү яулыйлар. Аның кысаларында Алабуга балалары сугышчан дан урыннарында булырга, хәтта Мамай курганына кадәр барып җитәргә ниятли, шулай ук кайчандыр Алабуга балалар йортында яшәгән өлкәннәрнең хәлен белеп кайтырга да исәпләре бар аларның. «Юлдаш» туристлык үзәге белән берлектә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр Нократ һәм Чулман елгалары буйлап Кировтан Алабугага кадәр Җиңү йөзүе оештыру турында да план коралар.
Барлык бу уй-хыялларын үсмерләр бәйгедә отып алган 18 урынлы Ford Transit автобусында тормышка ашыра алачак. Элеккеге «Газель» автомобилендә балалар тик шәһәр буенча гына хәрәкәт итә алган, ә хәзер яңа автобуста Алабугадан читкә дә чыга алачаклар.
Җиңүчеләргә автобус 8 октябрьдә килеп җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев