Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр бүләкләнде

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче Ирек Ситдыйковка һәм Юлия Гречневага "МастерОК" округ күргәзмәсенең лауреат дипломнары тапшырылган. Татарстан Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр төрле ысул һәм техника белән эшләнгән биш эш тәкъдим иткән.

Күргәзмә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич инициативасы белән өченче ел оештырыла. Быелгы бәйге декоратив-кулланма, уенчыклар ясау һәм дизайнер төзүе номинацияләрендә үткәрелгән. Биредә бәйгедә катнашучыларның батик, сәйләннән үреп эшләнгән, керамика, лаклы миниатюра, чокып ясалган һәм башка эшләнмәләре куелган.

Иң яхшы дип табылган 68 эш арасында Ирек белән Юлиянең иҗат үрнәге дә урын алган. 16 яшьлек Ирек Ситдыйковның эше "Ялгыз бүре" дип атала. Тукымага шундый сурәт төшерергә аны Андрей Дементьевның "Мин ялгыз бүре..." шигыре рухландырган. Шулай ук байкерлар хәрәкәтенең иреклеләре - "Төнге бүреләр" аның кумирлары булып тора. Картина кара бәрхеттә өч төс кулланып эшләнгән: кара тирәлектә - горур кыяфәттә ак бүре башы, бүренең күзләре сары төстә.

14 яшьлек Юлия Гречнева төрле материаллар кулланып, "Ак ябалак" исемле панно эшләгән. Паннодагы ябалак чын ак каурыйлардан ясалган. Ябалак кунган ботак - кипкән агач ботагы. Биредә чын каен гөмбәсе дә кулланылган, ә чәчәкләр - әфлисун кабыгыннан. Агач нигезгә эшләнгән бу гаҗәеп күренеш, алтын тузан белән йөгертелгәнгә, бәйрәм төсмере алган. Картинадан бәйрәм шатлыгы бөркелеп тора. Әфлисун төсендәге чәчәкләрнең нәрсәдән ясалганлыгын бер карауда белерлек тә түгел. Юлиянең эше әкияти бер манзараны күз алдына китерә.

Күргәзмәдә катнашкан эшләрнең һәркайсы үзенчәлекле, балаларның сәләтен һәммәсе үзенчә ачып бирә. Мәсәлән, Түбән Кама Балалар йортында тәрбияләнүче 12 яшьлек Надежда Гордынская эше дә шатлык китерү өмете белән ясалган. Әкиятләрдә еш очрый торган Янар кош сурәтен ул быел илдә игълан ителгән Әдәбият елына багышлап, күннән аппликация итеп эшләгән.

Нурлат Балалар йортында тәрбияләнүче Татьяна Кандрашинага 14 яшь, ул шулай ук иҗатка һәвәс. Бакыр калайга чокып эшләнгән паннода шундый күренеш сурәтләнгән: егет кызга чәчәк бүләк итә. Бу эш "Наз" дип атала һәм ул ике йөрәкнең ихлас хисләрен сурәтли.

Җәй турында картина эшләгән, чәчәкләрне сәйләннәр белән чиккән Анастасия Кутузовага 15 яшь, ул Лаеш Балалар йортында тәрбияләнә. Күргәзмәгә куелган эш авторларының осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Чарага килгән кунаклар да аларның уңганлыгын билгеләп үтте.

- "МастерОК" - ул балаларның бшлангыч күнекмәләрен генә түгел, ә һөнәри булдыклыгын күрсәтә алучы мәйданчык, - диде РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Юрий Золотарев.

Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршында Президиум Советы әгъзасы, "Россия иреклеләр берләшмәсе" Бөтенсоюз җәмгыятенең Координацион советы Рәисе Яна Лантратова чарага мөнәсәбәтен болай дип белдерде:

- Тәкъдим ителгән эшләр арасында халык әкиятләреннән алынган кызыклы геройлар күп. Әкияттә хыяллар тормышка аша, яраткан геройлар кыю батырлыкларга бара. Һәм балалар үз куллары белән нундый искиткеч нәрсәләр ясый икән, алар яхшылык кына эшләячәк һәм бер-беренә булышачак.

Күргәзмә барышында уенчыклар, чәчәкләр ясау, нәфис бизәк төшерү кебек шөгыльләр буенча мастер-класслар үтте. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен төп программа кысаларында мәдәни чаралар да оештырылды. Алар Ульяновск буенча экскурсия ясап, Һөнәрләр үзәгендә һәм минераль су заводында, музейларда, истәлекле урыннарда булдылар.

Белешмә өчен:

"БАЛАЧАКНЫ КАЙТАРЫРГА" округ проекты әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларның социаль тирәлеккә ияләнү системасын булдыруда, гаилә тәрбиясе моделен формалаштыруда ярдәм итәр дип ниятләнә.

Проект дүрт юнәлештә эшчәнлек алып бара: "МастерОК" кулланма иҗат конкурсы, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең "Идел буе спорт Олимпы" Спартакиадасы, интеллектуаль-үстерелешле уен "Акыл палатасы", "Балачак йолдызлары" балалар иҗат бәйгесе. Аларның төп бурычы - чараларда катнашучы балаларның аралашуы, һәрберенең эчке потенциалы үсеше өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев