Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга делегациясе Әстерхан Сабантуена китте

Икенче ел рәттән алабугалылар әлеге милли бәйрәмдә шәһәребез һәм республикабыз данын яклау хокукына лаек була.

Алабуга делегациясе Әстерхан Сабантуена китте. Икенче ел рәттән алабугалылар әлеге милли бәйрәмдә шәһәребез һәм республикабыз данын яклау хокукына лаек була.
— Делегация составында «Шатлык нуры» ансамбле, «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте солистлары бар. Без Татарстанны лаеклы тәкъдим итәрбез һәм милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәбез. Иҗади делегациябезнең уңышлы барып җитүен телибез, — диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкурова.
Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, Әстерханда Сабантуй кайбер чикләүләр белән узачак. Алабуга артистлары иҗади программа тәкъдим итәчәк һәм бәйрәмне алып барачак. Алар шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм чәк-чәк алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев