Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга егетләрен элиталы гаскәрләрдә көтәләр

Быелгы көздә Идел буе, Урал һәм Көнбатыш Себер яшьләре арасыннан 230 егет Президент полкына хезмәт итәргә китәчәк.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре РФнең Федераль сак хезмәте вәкилләре белән берлектә 1 октябрьдә башланачак көзге чакырылышка кадәр элиталы полкта хезмәт итү өчен кандидатлар сайлауны тәмамлады. Барлык егетләр профессиональ, психологик тестлар һәм медицина тикшерүен үтеп, җитди конкурс аша узды.

Президент полкында хезмәт итү электән үк бик абруйлы санала. Анда хезмәт итеп кайткан солдат һәм сержантларны дәүләт һәм бизнес-структураларга эшкә бик теләп алалар. Алабуга военкоматының чакырылыш бүлеге җитәкчесе Ринат Зарипов әйтүенчә, соңгы өч ел эчендә Президент полкында алты алабугалы хезмәт иткән. Тик быел безнең шәһәрдән бер генә егет тә әлеге полкка эләкмәгән. Хәер, Алабуга өчен борчылырга кирәкми: һәр чакырылыш кампаниясе вакытында егетләрнең икесе элиталыгы ягыннан Президент полкына тиңләштерелгән Преображение полкына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев