Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга эшмәкәрләрен салым салу системасын алыштыру өчен гариза бирергә чакыралар

ЕНВД, яки керемгә бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылачак.

Керемгә бердәм салым бетерелгәннән соң оешмалар салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр — салым салуның гадиләштерелгән системасына, патент системасына яки һөнәри керемгә салым (ягъни, үзмәшгульләр өчен салым) түләүгә күчәргә хокуклы. Әмма бүгенге көндә эшмәкәрләренең 58 проценты гына башка салым системасын сайлаган, ә безнең район территориясендә алар 700дән артык. Күбесенчә салым түләүчеләр салым салуның гадиләштерелгән һәм патент системасын сайлый. Кайберләре үзләрен сакларга тырышып, аның гадиләштерелгән системасына да, патент алуга да гариза яза.

— Сайлау өчен вакыт бар әле, өстәвенә, патент системасына гариза бирү вакыты декабрь азагына кадәр озайтылды, гәрчә, Салым кодексы нигезендә, патент алу өчен гаризаны эш башлаганчы 10 көн кала бирү зарур. Ягъни бу 17 декабрьгә кадәр булырга тиеш иде, әлеге срок 31 декабрьгә озайтылды. Салым түләүчеләр ай ахырын көтмичә, салым салу системасын алыштыру өчен гаризаны тиз арада бирә башласыннар иде, — ди Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы санлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Альберт Минәхмәтов.

Салым салуның патент системасы бары тик шәхси эшмәкәрләр өчен генә туры килә. Патентны теләсә кайсы вакытка — ел дәвамында бер айдан алып 12 айга кадәр алырга мөмкин. Мондый режим булганда декларацияне дә тапшырырга кирәк түгел.

Салым салуның гадиләштерелгән системасы — иң киң таралган, эшчәнлекнең теләсә нинди төрләрен гамәлгә ашырганда диярлек кулланыла ала. Бу режимга бары ломбард хезмәткәрләре, банкир, иминиятчеләр, нотариус, адвокатлар гына күчә алмый. Аны шәхси эшмәкәрләр дә, оешмалар да куллана ала.

Әгәр салым түләүчеләр гариза язмаса, алар автомат рәвештә Салым салуның гомуми системасына күчереләчәк, һәм ул вакытта юридик затлар өчен өстәмә кыйммәткә һәм табышка салым яки физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең кеременә салым түләнә.

Беренче гыйнвардан үз көченә кергән яңалыклар турында салым инспекциясе хезмәткәрләре махсус вебинарларда сөйләде. Тагын бер мондый чара үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев