Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга хат ташучылары газета-журналга яздырган өчен приз отарга мөмкин

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр "Татарстан почтасы", "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә, хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында конкурс үткәрә.

Конкурс 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында үтә, аның максаты: "Татмедиа" басмаларына язылуны активлаштыру.

Конкурста теләсә кайсы почта хезмәткәре һәм элемтә бүлеге катнаша ала. Мәҗбүри шарт - хат ташучының (элемтә бүлегенең) 2015 елның ярты елына "Татмедиа" газета-журналларына язылучы абонентлары санының 2014 елның беренче яртыеллыгындагылар санына караганда артуы 5 проценттан да ким булмаска тиеш.

Конкурс берничә номинация буенча уза:

"Шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы",

"Авылның иң яхшы хат ташучысы",

"Иң яхшы элемтә бүлеге".

Җиңгән хат ташучылар өчәү булачак. Приз фонды 103 мең 449 сум, элемтә бүлекләренә - 50 мең сум тәшкил итә.

Мәдинә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев