Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» икътисади зонасы җитәкчелеге коронавирустан прививка ясатты

«Алабуга» икътисади зонасы резидентлары белән хезмәттәшлек итү, инженерлык потенциалын үстерү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директор урынбасары Тимур Минһаҗев коронавируска каршы прививка ясатты.

Бүген коронавирус инфекциясеннән прививка ясатучыларга "Алабуга«махсус икътисади зонасы җитәкчелеге дә кушылды. Прививка алдыннан Тимур Минһаҗев медицина тикшерүе узды.

«Безнең подразделениедә риск төркеменә керүче кешеләр күп. Алар өчен бу вирус аеруча куркыныч. Шуңа күрә аларны куркыныч астына кую хокукым юк, дип саныйм. Икътисади зона хезмәткәрләрен вакцинацияләү буенча максатчан планыбыз юк. Бу — ирекле чара. Без үз үрнәгебездә күрсәтәчәкбез, ә алга таба кешеләр үзләре карар кабул итәчәк», − диде ул.

Кичә Алабугага коронавирустан тагын 500 доза вакцина кайтты. Хастаханәнең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Дамир Сөләйманов сүзләренә караганда, бүген иртән коронавирустан 280 алабугалы прививка ясаткан, ә көн саен бу 120 кеше тәшкил итә. 1400 кеше прививка ясатуга язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев