Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга инспекторлары юл кагыйдәсен бозучыларны дирижабль ярдәмендә ачыклый башлады

Бүгенге рейд барышында 3 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Бүген Алабуга районында дирижабль катнашында профилактик чара узды. Ремонт эшләре бара торган урында М7 Идел автомобиль юлының 1000-1011 чакрымында "Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу"дигән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча профилактик рейд үткәрелде. 

Чара барышында 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Дәүләт автоинспекторлары РФ КоАП 12.15 ст.4 ө. буенча административ материаллар төзеде, ул 5000 сум күләмендә штраф яки 4-6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота. Кабат бозган очракта транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү каралган.

Хәзерге вакытта ремонт эшләре бару сәбәпле Алабуга ягыннан (Колосовка авылы аша) юлның 1004 чакрымына чыгу ябык.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев