Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Alabuga International School кәгазь очкычлар конкурсын кабул итәчәк

Якындагы якшәмбедә, 6 декабрьдә, Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат узачак.

Казанның "Кызыклы фән һәм техника йорты", балаларның "Алга", «Ноосфера» могҗизасы технопаркы һәм Алабуга мәгариф идарәсе хуплавы нигезендә халыкара «Alabuga International School» мәктәбе әлеге балалар бәйрәмен оештыручылар буларак чыгыш ясый.
Чемпионат Alabuga International Schoolда узачак һәм халыкара мәктәптә фәнни лаборатория ачуга багышланачак. Ярышлар балаларның техник иҗатка һәм инженерлар һөнәрләренә кызыксынуын күтәрергә тиеш.
Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала: моның өчен бары тик 6дан 13 яшькә кадәр булган балалардан һәм бер өлкән кешедән торган гаилә командасы җыярга гына кирәк.
Ярыш үзе өч этаптан торачак. Ул өйрәтү характерында мастер-класстан башланып китәчәк. Биредә бәйгедә катнашучыларга кәгазь очкычларның төрләре, аларны ясау технологиясе турында сөйләячәкләр һәм ярышлар кагыйдәләре белән таныштырачаклар. Алга таба бәйге тотучылар үзләренең "визит карточкасы"н - ярышларның кыскача презентациясен тәкъдим итәчәк. Һәм аннары Alabuga International Schoolның спорт залында, ниһаять, кәгазь очкычларны очыртып карау булачак. Бу шөгыль вакытында очкычларның күпме ераклыкка оча алуы, аларны мишеньгә тидерә алу төгәллеге, ясалган очкычларның сәнгатьчә бизәлеше һәм дизайны бәяләнәчәк. Модельләрне ясау өчен кәгазь ярышларны оештыручылар тарафыннан биреләчәк һәм очкычлар да бәйге уздыру урынында ясалырга тиеш.
Беренчелек 2015 елның 6 декабрендә 10.00 сәгатьтә Alabuga International Schoolда булачак. Аның адресы: Алабуга шәһәре, "Өч аю" коттеджлар бистәсе, Норд Драйв урамы. Бүләкләү тантанасы 14.00 сәгатькә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев