Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга җитәкчелеге Мальцевода авыл туризмын үстерүгә ярдәм итәчәк

«Диводворье» авыл экотуризмы проектын тормышка ашыру турында хыяллар белән яши, әмма моның өчен аларга өстәмә территория кирәк.

Бүген Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Мальцево авылындагы «Диводворье» үзәгендә булды. Исегезгә төшерәбез, шәхси сораулар буенча кабул итү барышында үзәк җитәкчесе Светлана Сагунова башлыкка «Диводворье» базасында экотуризмны үстерү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Үзәкнең ат ишегалдында уникаль ат һәм эт токымнары бар, быел төньяк боланнар кайтарылды. Биредә спектакльләр һәм тематик чаралар куела, балалар өчен күңел ачу тамашалары оештырыла, экскурсияләр үткәрелә, фотосессияләр оештырыла. Бүгенге көндә якшәмбе узачак Масленицага әзерлек тулы куәтенә бара.


«Диводворье» авыл экотуризмы проектын тормышка ашыру турында хыяллар белән яши, әмма моның өчен аларга өстәмә территория кирәк. Рөстәм Нуриев Поспелово авыл җирлеге башлыгына һәм тиешле ведомстволарга җир бирү мөмкинлеген карарга кушты. Шулай ук Нуриев һәм Сагунова хезмәттәшлек, шул исәптән шәһәр чараларында катнашу турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев