Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кибетләренә эре штраф яный

Муниципаль контроль шәһәр буйлап рейдка чыкты. Сәүдә объектларына, дөресрәге, алар янындагы территория торышына − аеруча нык игътибар.

Муниципаль контроль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Гобәйдуллин аңлатуынча, милекчеләр һәм арендалаучылар сәүдә ноктасы яныдагы территорияне җыештыра, кышын кардан чистарта, ком яисә тоз сибә, бина түбәсендә боз булмаска тиеш. Әмма хуҗаларның күбесе бу таләпләрне үтәми, һәм кайчагында, кибеткә керү өчен, кар өемнәре аша яисә бозлавык буенча үтәргә туры килә. Әйтергә кирәк, күптән түгел генә хәбәрчеләребез шәһәр урамнарындагы бозны тимераякта шуып сынады инде. Безнең тротуарлар фигуралы шуу өчен ярарлык булып чыкты. Экспериментны elabuga-rt.ru сайтының "видео" бүлегендә карарга мөмкин.

Муниципаль контроль хезмәткәрләре тикшерү рейдларына үткән елның ноябреннән чыга башлады. Әлегә кадәр бу эш профилактика рәвешендә алып барылды, тәртип бозучыларга белдерү кәгазе тапшырдылар, хәлне төзәтүләрен таләп иттеләр. Шушы вакыт эчендә барлыгы 97 күрсәтмә һәм белдерү кәгазе бирелде. Бүгеннән тәэсир итү чаралары үзгәрәчәк:

− Хәзер җаваплылыкка тартачакбыз - Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турында Кодексның 3.6 маддәсе 1 өлешендә каралганча, беркетмәләр төзеләчәк, − ди Алмаз Гобәйдуллин.

Бу маддә буенча, штраф рәвешендә җәза каралган: вазифаи затлар өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга − от 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Муниципаль контроль хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыккач, бу законны үз җилкәләрендә татырга теләүчеләрнең күп булуына инандык.

Беренчеләрдән булып, Казан урамында урнашкан сәүдә объектлары тикшерелде. "Рәйхан" кибете янындагы территориядә кар чистартылмаган булып чыкты. Биредәге баскычларга да боз каткан. Җитәкчегә моңа игътибар итәргә киңәш иткән булганнар инде, тик әлегә берни дә үзгәрмәгән.

"Хлебник" кибете янында без тротуарга тоз сибеп торучы хатын-кызны күрдек. Хезмәткәрнең тырышлыгын мактарга кирәк, билгеле, ләкин кибет яны барыбер таләпләргә җавап бирми. Тикшерүчеләрнең тротуарны кардан һәм боздан чистарту кирәклеген искәртүенә кибет товароведы биредә хатын-кызларның гына эшләвен белдерде һәм аларның боз чабарга көчләре җитми, дип аңлатты.

− Я үз көчегез белән, я шундый хезмәтләр күрсәтүче оешма белән килешү төзеп, боздан арынырга кирәк, − дип җавап бирде Алмаз Гобәйдуллин.

Шунысын әйтик, аларның күршеләре, каршыда гына урнашкан "Алсу" кибете хезмәткәрләре нәкъ шулай эшли дә - түбәдән кар чистартучы һәм кибет алдын җыештыручы кешеләр яллый. Дөрес, биредә дә эшне ахырына кадәр җиткермәгәннәр, кибет каршында зур кар өемнәре тора. Аңлатуларынча, карны берьюлы чыгарып өлгермәгәннәр, эш акрынлап бара.

Бу көнне Казан урамында шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсе хезмәткәрләре эшләде. Алар тротуарда кыш буена җыелган боз катламын чокыдылар. Кибет алларын да җыештырасызмы, дип соравыбызга уңай җавап бирделәр:

− Алар бит чистартмый, ә кешеләр йөрергә авыр, дип зарлана. Ком сипсәң, бина эченә пычрак үткәнгә, сатучылар ризасызлык белдерә, − ди мастер Надежда Прокопчук.

Рейдлар дәвам итәчәк, тик сәүдә объектларының ияләре хәзер гади кисәтү алу белән генә котылмас.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев