Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” МИЗындагы уңышлар

Быел "Алабуга" МИЗында алты яңа резидент теркәлгән. Алар 40 миллиард сумнан артык табыш китергән.

Бу хакта "Алабуга" МИЗ резидентлары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Ренат Хәлимов чыгыш ясады. "Быелгы йомгаклау нәтиҗәләре буенча алгарыш шактый сизелә. Россиядәге 25 махсус икътисадый зона арасында резидентлар җәлеп итү буенча без беренчеләрдән, эшләп чыгарылган сәнәгать продукциясенең 73 проценты да безгә туры килә. Түләнгән салымның 56 проценты да "Алабуга" МИЗына карый. Хәзерге вакытта биредә биш завод эшли. Киләсе елга "Роквул" һәм "Белая Дача" заводлары эш башлаячак. 2013 елда бүген әле төзелеп кенә килә торган тагын ун завод үз эшен башлагач, алга китеш тагын да югарырак булачак. Ул вакытта эшли торган предприятиеләр саны инде 17 булачак, диләр "Алабуга" МИЗында. 2016 елда 60лап пердприятие эшләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250