Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруны тикшерделәр

Беренчеләрдән булып 6нчы мәктәпне тикшерделәр.

Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә мәктәп укучыларының туклануын оештыруны тикшерделәр. Беренчеләрдән булып тикшерү үткән мәктәпләрнең берсе — 6нчы мәктәп.
Бүгенге көндә анда 600дән артык бала белем ала. Бу көнне менюда бәрәңге измәсе (пюре), балык кәтлите, яңа кишердән салат, алма бар иде. Махсус баш киемнәре, перчаткалар һәм алъяпкычлар кигән кизү торучылар, укучылар тәнәфес вакытында төшке ашны ашап алырга өлгерсен өчен, өстәлләрне алдан ук әзерләгәннәр.

— Ашханәдә яхшы ашаталар. Бигрәк тә сосиска белән макарон ошый, бүген пешерелгән ризыклар да тәмле, − ди 4нче сыйныф укучысы Валера Зотин.

Чыннан да, укучылар тәмле аш белән сыйланып, сөйләшеп утыралар иде.

— Миңа мәктәптә ничек ашатулары ошый, һәрвакыт тамагым туя. Салатларны аеруча яратам, — дип фикерләре белән уртаклашты 3нче сыйныф укучысы Ралинә Дәминова.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина башка мәктәпләрнең мөдирләре белән берлектә санитар-эпидемиологик чаралар һәм документлар үтәлешенә аерым игътибар бирде.

— Барысы да мәктәп туклануының сыйфаты ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый. Бездә тәртип бозуларга кагылышлы кисәтүләр юк. Берничә тапкыр сораштырулар үткәрдек һәм, нигездә, кайнар ризыкны кулланучылар — балалар һәм аларның әти-әниләре аның сыйфатыннан канәгать. Без туклану буенча мәгълүматның ата-аналарга ни дәрәҗәдә ачык булуын, менюны карый, түләү турында белә алалармы, шуны тикшердек, — диде Лилия Ягудина.

Аның сүзләренә караганда, бу мәктәптә туклану буенча кисәтүләр юк. Ул бик яхшы оештырылган, балалар канәгать.

Мондый тикшерүләр Алабуга мәктәпләрендә икенче уку чиреге ахырына кадәр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев