Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районы башлыгы укытучыларны котлады

Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Укытучы хезмәте һәрвакыт иң мәртәбәле һөнәр булды, киләчәктә дә шулай калачак. Сез белем бирүдән тыш, бала шәхесе формалаштырасыз, аның дөнья һәм җәмгыять турында рухи, этик һәм эстетик күзаллау нигезләрен булдырасыз. Балаларыбызның һәм киләчәгебезнең нинди булуы сезнең сәләт һәм тырышлыгыгызга бәйле. Аларның тормышта ирешкән уңышлары - сезнең һөнәри профессионализм, иҗади эзләнүләрегез, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе.

Хезмәтләрен дәвам итүче педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сезнең хезмәт - яшь укытучыларга үз һөнәреңә бирелгәнлек үрнәге булып тора.

Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, катлаулы һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим! Эшегез һәрвакыт куаныч һәм канәгатьләнү хисе китерсен, ә укучылар сезгә ихластан рәхмәтле булсын!

Геннадий ЕМЕЛЬЯНОВ,

Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев