Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Шүрнәк авылында яшәүче 90 яшьлек әбигә кунакка килде

Узган атнада Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгәтуллина һәм Алабуга муниципаль районы Советы вәкилләре Козырева Анна Михайловнаны 90 яше тулу белән котладылар.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадии Емельянов исеменнән алар Алабуга районының озын гомерле хатын-кызына ныклы сәламәтлек, игелек, иминлек, якыннарының хәстәрен һәм хөрмәтен күрүен теләделәр. Гадәт буенча кунаклар бүләкләр белән килгәннәр иде. Алар туган көн уңаеннан Россия президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновтан ачык хат һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Анна Михайловна 40 ел авылда укытучы булып эшләгән, дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бөек Ватан сугышы елларында авыл мәктәбендә биология фәнен укыткан. Күп сынаулар аша үткән ул. Бер вакыт 10 километр ераклыктагы күрше авылга җәяү йөреп укытырга туры килгән.
"Яңгырда да, буранда да барыбер бара идем", дип искә ала Анна Михайловна.

Бу көнне аны котларга дип Олы Шүрнәк авылы җирле үзидарәсе башлыгы Николай Каишев, туганнары, укучылары килгәннәр иде. Озак яшәүнең сере турында сораганда Анна Михайловна озак уйлап тормый: "Без ирем белән бик яхшы яшәдек. Гомердә бер авыр сүз дә әйтмәде", дип җаваплады. Тормыш иптәше Николай Петрович Козырев белән 65 ел бергә гомер иткән. Ул да шулай ук авыл укытучысы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев