Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципалитеты һәм «Мир» җәмгыяте килешүгә кул куйдылар

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина инвестиция проектын тормышка ашыру нияте турында килешүгә кул куйдылар.

Инвестиция проекты Алабуга районында үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәләрен үстерүдә үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота. 
Исегезгә төшерәбез, Удмуртиядән инвесторлар безнең районда былтырдан эшли, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башлады. 
− Быел без сөт җитештерүне 20 тоннага арттырдык. Бүген 4 мең гектардан артык мәйданда җир эшкәртәбез, быел «Мир» ҖЧҖнә тагын 2 мең 300 гектар җир тапшырабыз, алар 1 мең баш танага, савым сыерларына исәпләнгән ферма төзергә вәгъдә итә. Киләсе елга элеватор егәрлекләрен төзү планлаштырыла, − дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев. 
Елена Собина ассызыклаганча, «Мир» ҖЧҖ интенсив җитештерү юлыннан бара. 
− Бүгенгә без 23 тонна сөт җитештерәбез, бер баш сыердан 27 литр сөт савыла. Ел ахырына икенче чиратны сафка бастырырга уйлыйбыз, 2022ел азагына алынган сөт күләмен 50 тоннага җиткерәчәкбез. Чәчү эшен башладык, − ди «Мир» җәмгыяте җитәкчесе.
Озакламый фермер хуҗалыгын район активы күрәчәк — биредә «Ачык ишекләр көне» оештырырга ниятлиләр.

Фото АМР башлыгының матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев