Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» белен белән сыйлады

Редакция хезмәткәрләре тарафыннан Май чабу бәйрәменә 200ләп белен әзерләнгән иде.

Быел Май чабу бәйрәменә безнең редакция дә кушылды. «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары хезмәткәрләре 200ләп белен пешереп, алабугалыларны сыйлады. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары самавырдан хуш исле кайнар чәй белән җылына алды. 

Газета хезмәткәрләре пешергән беленнәр ярты сәгать эчендә юкка да чыкты.

 

«Шәп беленнәр! Урамда салкын булуга карамастан, алар әле җылы. Без махсус Масленицага дип Чаллыдан килдек. Алабугада оештырыла торган төрле күңел ачуларда булу безгә бик ошый. Биредә һәрвакыт күңелле, халыкчан», — дип уртаклаштылар Илһам һәм Дания Сираҗевлар. 

Сый балаларга да бик ошады. Алар, әледән-әле безнең өстәл янына йөгереп килеп, беленнәр белән сыйланды. 

«Беленнәрегез бик тәмле! Балаларымның барысы да ашап карады, аларга да ошады, канәгать калдылар. Зур рәхмәт сезгә!», — дип уртаклашты 1 нче мәктәпнең 6нчы сыйныф җитәкчесе Екатерина Антипова. Ул бәйрәмгә укучылары белән килгән. 

«Бик тәмле беленнәрегез, сүз юк. Без бу атнада көн саен коймак ашыйбыз, бигрәк тә оныкларым ярата аларны. Аеруча куертылган сөт кушылганны яраталар», — дип сүзгә кушылды педагог Нина Ялюхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев