Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга паркы − вандализм территориясе?

Алабугалылар, кисәтү билгеләренә карамастан, «Чебурашка» паркындагы калкулыклардан шууны дәвам итә.

Нәтиҗәдә, бу газонга һәм автоматик су сибү системасына зур зыян салачак. Кар катламы әлегә бик юка. Сүз уңаеннан, "Чебурашка"да шуу өчен тау корылган инде. Тик шәһәр халкы моңа карамастан, җәй айларында яшеллеге белән сөендереп торган ял итү зонасына ваемсыз мөнәсәбәтен үзгәртмәде диярлек.

Моннан тыш, парк газоннары буенча автомобильләр дә йөри. Янәшәдә урнашкан Мәдәният сарае һәм физкультура-сәламәтләндерү үзәге машиналар газонны таптамасын өчен чаралар күрмәгән. Шулай ук Спорт корылмалары дирекциясе газонда каравылчы өчен вагон куйган. Район җитәкчелеге кисәтүләреннән соң аны башка урынга күчерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев