Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пассажир ташучылары юл йөрү бәясен 22 сумга кадәр күтәрүне сорый

Юл йөрү бәясен арттыру турындагы мөрәҗәгатьләрен пассажир йөртүчеләр шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материалларының, транспортның,техник хезмәт күрсәтүнең бәясе арту белән аңлата. 

Алабуга пассажир ташучылар җәмәгать транспортында йөрү бәясен 22 сумга кадәр арттыруны сорый. Район җитәкчелеге, шәһәр Советы депутатлары һәм Иҗтимагый совет әгъзалары чакырылган киңәшмәдә әлеге мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Бу хакта Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. 

 

Бүгенге көндә Алабуга җәмәгать транспортында йөрү бәясе 18 сум. Мондый бәя 2018 елда ук куелган иде.

«Шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материаллары, транспорт чаралары, аларга техник хезмәт күрсәтү бәясе артты, минималь хезмәт хакы күтәрелде, бу елның 1 гыйнварыннан үзара салымның махсус режимы гамәлдән чыгарылды. Пассажир йөртүчеләр үзләренең үтенечләрен шуның белән аңлата», — дип хәбәр итә ЕМР башлыгының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә катнашучылар алабугалыларны борчыган сорауларны да җиткерделәр. Алар арасында кич белән транспорт булмау, күп кенә машина йөртүчеләрнең шәһәр халкына социаль юл йөрү билетлары белән хезмәт күрсәтергә теләмәүләре дә бар.

Депутатлар тарифны 22 сум итүнең икътисади нигезләнешен күрсәтүне сорадылар. Юл йөрү бәясен арттыру турында фикер алышу бер атнадан соң дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев