Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пенсия фонды идарәсе бурычлы эшмәкәрләрдән 2,5 миллион сум әҗәт җыйган

Россия Пенсия фондында Татарстан Республикасы буенча бурычлы эшмәкәрләрдән әҗәт кайтару айлыгына йомгак ясалды. Ай барышында Алабуга шәһәре һәм районыннан Пенсия фонды идарәсенә 2,5 миллионлап акча кергән.

Алабуга шәһәрендә һәм районында айлык вакытында сәүдә үзәкләренә, эшмәкәрләрнең эшчәнлек һәм яшәү урыннарына 11 рейд үткәрелгән. Бурычларның бер өлеше аларның мөлкәте хисабына, бер өлеше шәхси эшмәкәрләрнең хисап исәбеннән капланды. Ә бурычлары гомуми күләмдә 2,3 миллионнан артып киткән 96 кешегә РФ чикләрен чыгу тыелды. Бүгенгә 17 эшмәкәр үзләренең 400 меңгә якын әҗәтен түләде инде.

Моннан тыш, профилактик эш тә үткәрелгән. Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхси эшмәкәрләргә РПФ исәбендә булганда, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барамы-юкмы, иминият взносларын түләргә тиешлеген аңлатты. Әгәр эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмый икән, бурычны, пеня һәм штрафлар җыелмасынга, кыска вакыт эчендә исәптән төшәргә кирәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: шәхси эшмәкәрләрнең иминият кертемнәре тулысынча түләнгән вакыт кына хезмәт стажына керә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев