Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга политехника көллияте студентлары ТР «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында призлы урыннар яулады

Әлеге чемпионат яшь белгечләрне һәм танылган профессионалларны, педагогларны һәм эш бирүчеләрне берләштерде, яшь белгечләргә үзләрен күрсәтү һәм яңа тәҗрибә алу мөмкинлеге бирде.

Алабуга политехника көллияте студентлары ТР «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында призлы урыннар яулады. Чемпионат 16 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр үткәрелде.
Көллият мөгаллимнәре билгеләп үткәнчә, аларның бурычы − үз эшләренең чын профессионалларын әзерләү. Мондый дәрәҗәдәге чаралар яшь профессионалларга конкурентлы көрәштә катнашырга, яңа тәҗрибә алырга, эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм квалификацияле белгечләргә хөрмәтне арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук икътисад үсешендә һәм уңышлы карьера ясауда эш күнекмәләренә ия булуның мөһим роль уйнавын күрсәтә.

Көллияттә уздырылган һәм ярымфинал ярышларыннан соң республика финалына 11 компетенция буенча 17 конкурсант чыкты.

Алтын медальләр:

— «Автомобильләрне буяу» — «Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча)» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Д. Горшунов;

— «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» — «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 4нче курс студенты Е. Крещенов.

Көмеш медальләр:

— «Автомобильләрне буяу» — «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 1нче курс студенты А. Макаров;

— «Санлы программа белән идарә ителә торган станокларда фрезер эшләре» — «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Д. Федь;

— «Җитештерүдә команда эше» — «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Р. Бигиев, «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча 3нче курс студенты А. Софронов, «Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү (тармаклар буенча)» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Д. Анисимов;

— «Роботлаштырылган эретеп ябыштыру» — «Эретеп ябыштыру производствосы» белгечлеге буенча 1нче курс студенты Р. Илаев, «Эретеп ябыштыру производствосы» белгечлеге буенча 1нче курс студенты Р. Плотников.

Бронза медальләр:

— «Санлы программа белән идарә ителә торган станокларда фрезер эшләре» — «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча 3нче курс студенты Е. Романов;

— «Санлы программа белән идарә ителә торган станокларда токарь эшләре» — «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча 4нче курс студенты В. Крендельщиков;

— «Кузов ремонты» — «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча 4нче курс студенты А. Кобелев;

— «Металл конструкцияләр җитештерү» — «Эретеп ябыштыру производствосы» белгечлеге буенча 2нче курс студенты В. Филатов.

Бу көннәрдә яшүсмерләр ярышлары да үткәрелде. Анда мәктәп укучылары катнашты:

«Автомобильләр буяу» (яшүсмерләр):

1 урын — Р. Градсков (2нче мәктәп);

1 урын — Д. Державин (2нче мәктәп);

3 урын — М. Микшин (2нче мәктәп).

«Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү»:

3 урын — М. Кашеваров (10нчы мәктәп).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев