Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полицейскийлары складтан урлау очрагын ачыклаган

Китерелгән зыян күләме 33 мең сумнан артып киткән.

2020 елның декабрендә Алабуга полициясе бүлегенең кизү бүлегенә 37 яшьлек ир-ат складтан милекне урлау факты турында гариза кертә. Китерелгән зыян күләме 33 мең сумнан артып киткән була.
Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем бара. Полицейскийлар гариза бирүчедән, мөмкин булган шаһитлардан сораша, видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнә. Вакыйга урынын карау барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьченең бинага складның түбәсен ватып керүен ачыклый.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлеше буенча («Урлау») җинаять эше кузгатылган.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шәхесне ачыклый һәм караклыкта шикләнелүчене тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 31 яшьлек җирле ир-ат булып чыга. Ул үз гаебен тулысынча таный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев