Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полиция хезмәткәрләре «Студентлар десанты» акциясендә катнашты

Алабуга политехника колледжы һәм Алабуга медицина училищесы студентлары полиция бүлегендә булды.

Россия студентлары көне алдыннан Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының «Студентлар десанты» акциясе башланды. Аның барышында студентлар полиция хезмәткәрләре эше белән танышты. 19 һәм 20 гыйнварда полиция бүлегендә Алабуга политехника колледжы һәм Алабуга медицина училищесы студентлары булып китте. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Михаил Красильников һәм матбугат чаралары белән элемтә инспекторы Надежда Назарова полиция бүлеге урнашкан бина буенча экскурсия үткәрде. 
Алар студентларны дежур бүлеге эше белән таныштырды. Соңыннан студентлар Алабуга полициясенең тарих музеенда булдылар. 

Моннан тыш, «Студентлар десанты» эксперт-криминалистлар эше белән танышты. 

Экскурсия ахырында егет-кызларга эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртибе турында сөйләделәр, полиция хезмәткәрләренә куелган таләпләр һәм социаль гарантияләр белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев