Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга район үзәк хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты эшли башлады

Беренче пациентларны бу аппаратта бүген үк тикшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, җиһазлар җирле бюджет хисабына сатып алынды. Мондый инициатива белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Моңа кадәр район үзәк хастаханәсенә тагын бер күчмә УЗИ аппараты тапшырылган иде. Хәзер ул кан тамырлары үзәгендә урнашкан, әмма аны шулай ук реанимациядә, кабул итү бүлмәсендә һәм йөри алмаучы пациентларны караганда кулланалар.

Хастаханәнең ультратавыш диагностикасы табибы Изольда Сахарова билгеләп үткәнчә, яңа УЗИ аппараты йөрәк-кан тамырлары системасын һәм эчке органнарны, йөкле хатын-кызларны һәм балаларны тикшерү өчен билгеләнгән. Ул булырга мөмкин булган патологияләрне иң иртә стадияләрдә ачыкларга сәләтле.

Беренче пациентларны бу аппаратта бүген үк тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев