Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы «АлАЗ» җитештерү берләшмәсе коллективы белән очрашты

Очрашуның төп темасы коронавирус инфекциясеннән вакцинация булды.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «АлАЗ» берләшмәсендә эшләүчеләр белән очрашты.
Үз үрнәгенә таянып, Рөстәм Мидхәт улы прививканың мөһимлеге турында сөйләде, пандемияне күмәк тырышлык белән генә туктатырга мөмкин бит.
− Мин бу чир белән авырдым, шуңа карамастан, вакцина ясатырга булдым, прививканың ике этабын да үттем. Коронавирустан соң, хәл бетә, күңел төшә, бер айга диярлек актив тормыштан «читләшәсең». Вакцина мәсьәләсенә бөтенесенең дә аңлы карашы булмаса, тормышыбызның бар өлкәләренә дә зыян киләчәк. Барысының да организмы төрле, һәм һәркемнең дә авыруны җиңә алмавы мөмкин, − диде ул.
Күмәк иммунитет барлыкка килсенгә, Алабуга районында олы яшьтәге халыкның 60 процентын вакциналаштыру мөһим, бу 40 мең кеше дигән сүз.
− Бүгенгә бездә вакцина җитәрлек күләмдә. Прививканы сырхауханәдә, Шәһәрчек һәм Нечаев урамнарында урнашкан гомумпрактика табибы офисларында ясатырга була. Вакцинацияне шәһәрнең аскы өлешендәге амбулаториядә үткәрү дә планда каралган. Шулай ук күчмә медицина бригадасының предприятиеләргә чыгу мөмкинлеге бар, − диде Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин.
Ул пандемия башлангач Алабуга табиблары юлыккан авыр хәл турында сөйләде, һәм балалар тудыру йортында коронавирустан дәвалау госпитале ачарга туры килүен ассызыклады.
Шундый хәл кабатланмасынга, бүген Алабугада, бөтен илдәге кебек, вакцинация буенча зур эш бара. Прививканы яшьләр дә, өлкәннәр дә ясата. Шуларның берсе — Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов. Сөйләвенчә, баштарак ул да вәзгыятьнең җитдилеген аңлап бетермәгән. Башка кешеләрнең ничек авырганын күреп, тормыш иптәше белән прививка ясатырга булганнар.
− Коронавирусның икенче дулкыны башлангач, минем әти-әни каты авырып китте. 1951 һәм 1952 елларда туганнар, озакка сузылган авырулары да бар. Аларны бик авыр хәлдә госпитальгә салдылар. Прививка ясатуымның бер сәбәбе шул. Моннан тыш, белгечләрнең бу вакцина турында нәрсә әйтүләрен өйрәнә башладым, прививка ясаттым, һәм хәзер мин чирләп китәрмен яисә башка кешеләрне зарарлармын дип курыкмыйм. Чит илләр безнең вакцинаны алу өчен чират тора, бу прививканың чыннан да кирәк булуын тагын бер кат раслый, − дип сүзгә кушыла Иҗтимагый совет рәисе Айрат Кавиев.
Сүз уңаеннан, «АлАЗ» коллективының 19 проценты прививка ясаткан инде. Якын арада генераль директор Камил Галимов та аларга кушылачак, ул хезмәттәшләрен вакцинация буенча темпны киметмәскә чакырды, чөнки аларның предприятиесе пандемиянең бөтен авырлыгын тойган.

Вакцинациягә түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин:
- 4-41-28 телефоны буенча;
- 122 «кайнар элемтә» телефоны буенча;
- РФ яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев