Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы гражданнарны кабул итте

Район башлыгына мөрәҗәгать иткән алабугалыларны кызыксындырган төп сораулар электр челтәрләрен күчерү, су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлауга кагылышлы иде. 

Мурзиха авылыннан Надежда Еремина газ тоташтыру үтенече белән килгән. Рөстәм Нуриев газны тоташтырырга һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү белән ярдәм итәргә дигән йөкләмә бирде.

Бехтерево авылында яшәүче Владимир Ворожцов авылдашлары исеменнән килгән.

«Безнең су эчәргә яраклы түгел. Өч ел чамасы элек турыдан-туры су чистарту станциясенә торба салынган иде. Хәзер анда эшләр тәмамланган. Бары тик кирәкле имзалар гына кирәк, ә аларны һаман куеп җитешә алмыйлар», − диде ул.

«Технологик инженерлык системалары» директоры Рафаэль Сәлахов торба үткәргечтәге эшләр, чыннан да, тәмамланган, дип раслады. 

"Анда Бехтерево һәм су чистарту станциясе арасында тоташтыргыч бар. Тоташтыру эшләре башкарылган. Хәзер концессиягә кул куярга, аны "ТИС"тан алырга һәм задвижканы ачар өчен "Водоканал"га тапшырырга кирәк. Беренче чиратта, документларны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзаларга тиеш", − дип аңлатты ул.

Бу көнне яңгыраган барлык сораулар да эшкә алынды. Аларның бер өлешен хәл итү өчен вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев