Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте

Кабул итү вакытында барлыгы 15тән артык сорау яңгырады.

Торак йорт янкормасын рәсмиләштерүдә ярдәм сорап, Галина Петрова район башлыгы Рөстәм Нуриевка кабул итүгә килде. Аның гаиләсе мәдәни мирас статусына ия булган йортта яши. Фатир зур булмаганлыктан, берничә ел элек йорт янына янкорма төзелгән, әмма ул әлегәчә законлаштырылмаган.
— Күршеләребезнең төзелешкә каршы булмауларын раслау өчен имза җыйдык, фатирны төзекләндердек, чөнки аны алганда ул ишек һәм тәрәзәсез иде. Хәзер исә безгә боларның барысын да сүтегез, диләр, — дип зарлана алабугалы.
Бу мәсьәләне хәл итү биш минутлык эш түгел, ә бик күп вакыт һәм акча таләп итә.
— Барлык документларны рәсмиләштерер алдыннан, башта реконструкция өчен, ә аннары файдалануга тапшыруга рөхсәт алу зарур. Моның өчен документлар пакеты җыярга кирәк. Бу очракта иң җиңел һәм арзанлы вариант — янкорма һәм йорт урнашкан җир кишәрлегенә милек хокукын тану өчен судка мөрәҗәгать итү, чөнки ул шулай ук рәсмиләштерелмәгән, — дип аңлатты район башкарма комитетының ордер-рөхсәт секторы мөдире Ранас Гыйльманов.
Надежда Серекова кабул итүгә торак мәсьәләсе буенча килгән. 2012 елда аның йорты янган, хәзер алабугалыга торак арендаларга туры килә. Район башлыгы район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миннебаевка әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын карарга кушты.
Бу көнне Рөстәм Нуриевка Гөлнара Нәҗметдинова үзләренең урамында асфальт кайчан булыр, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул яши торган урам киләсе елга юлларны ремонтлау исемлегенә кертелүен, һәм ул әлегә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында раслануда булуы хакында хәбәр иттеләр.
Кабул итү вакытында барлыгы 15тән артык сорау яңгырады. Аларның бер өлешенә җавап шул ук көнне бирелде, калган сораулар җаваплы кешеләргә эшкә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев