Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сез көн саен кешеләргә сәламәтлек, куаныч һәм өмет бүләк итәсез, диелә аның котлавында.

Хөрмәтле сәламәтлекне саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Медицина хезмәткәре көне белән ихлас котлыйм!

Коронавирус белән көрәш барган катлаулы чорда, без бүген кешеләрнең тормышын коткарып, үзенең һөнәри бурычын фидакарьләрчә үтәүчеләрне хөрмәтлибез.
Медицинада эшләүчеләр хезмәте һәр заманда бөек гуманлык, шәфкатьлек, яхшылык һәм үзеңне корбан итү таләп итте. Сез көн саен кешеләргә сәламәтлек, куаныч һәм өмет бүләк итәсез.
Сизгерлек, түземлек һәм күңел юмартлыгы өчен, медицина хезмәткәрләренең һәркайсына чын йөрәктән рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, хөрмәт, аңлашу һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим!
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм НУРИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев