Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Шәһәр киңәшмәсендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов хәбәр иткәнчә, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм «Яшь көч» агрофирмасы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаганнар.

Бу атнада Рөстәм Нуриев районның авыл хуҗалыкларында булып кайтты. Ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
− «Яңа Юраш» агрофирмасында куандырдылар, басуларда тәртип. Райондагы иң зур чәчүлек мәйданнары бу — язгы чәчү биредә 7 мең гектардан артык тәшкил итә. Ничек кишер чәчкәннәрен беренче тапкыр «Нократ таңнары» агрофирмасында күрдем, − дип язган район башлыгы үзенең «Инстаграм»ында.
2021 елда барлык чәчүлекләр мәйданы 37 мең 640 гектар тәшкил итәчәк. Шәһәр киңәшмәсендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов хәбәр иткәнчә, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм «Яшь көч» агрофирмасы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев