Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды

Мәдәният һәм сәнгать училищесының баян классы буенча мөгаллиме Владимир Мироваевка мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм тырыш хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы һәм төзелеш өлкәсенә керткән өлеше өчен "Татарстанның мактаулы төзүчесе" исемле күкрәк билгесе белән район башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты директоры Николай Саприн бүләкләнде.

Илнең икътисади һәм социаль өлкәсенең нәтиҗәлелеген үстерүгә ярдәм итүче финанс механизмнарын камилләштерүдәге әһәмиятле өлеше өчен Алабуга муниципаль районы финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Нурия Хафизовага "Финанс эше отличнигы" дигән күкрәк билгесе бирелде.

"Татарстан Республикасының ел укытучысы" республика конкурсында катнашып җиңү яулаган 3нче урта мәктәпнең физика укытучысы Максим Ермаковка диплом һәм планшетлы компьютер тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев