Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Лекарево авылында мәдәният йорты ачылды

Лекаревода капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә күп функцияле үзәк ачылды. Бәйрәмдә, авыл халкыннан тыш, мөхтәрәм кунаклар - район башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

- Иң элек, бу бинаны сүтеп, монда күп функцияле үзәк салу күздә тотылды. Ләкин без моның никадәр фундаменталь бина булуын карагач, минем тарафтан шундый карар кабул ителде: КФҮ төзүне Олы Шүрнәккә күчереп, Лекаревода шушы клубны кабат торгызу, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Геннадий Емельянов авыл халкына.

Шунысын да өстик, клубта капиталь ремонт җирле бюджет хисабына алып барылды. Әлеге максатларга 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Гүзәл Нигъмәтуллина әйтеп узганча, мондый социаль объектларны ачу - район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә зур вакыйга. Аның сүзләренчә, шушы ел ахырына кадәр Татарстанда 187 клуб ачу планлаштырыла. "Республика районнары арасында Алабуга районы бигрәк тә аерылып тора. Чөнки монда, республика программасында актив катнашудан тыш, агач бурадан клуб торгызу буенча үзенең шәхси программасы да тормышка ашырыла",- дип искәртеп узды ТР мәдәният министры урынбасары.

Лекаревода ачылган бина - клуб кына түгел, ә чын-чынлап күп функцияле үзәк. Биредә 100 урынга исәпләнгән тамаша залы, почта элемтәсе бүлеге, полиция хезмәткәре участогының терәк пункты, җирлек башкарма комитеты һәм китапханә урнашкан.

Гүзәл Нигъмәтуллина сүзләренчә, хәзер Лекарево китапханәсен үрнәк итеп куярга була: ул заманча җиһаз һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, аның фондында 6400 китап саклана.

Бу көнне авыл халкы Лекарево клубының тагын бер зур бәйрәмен билгеләп үтте: төп-төгәл 50 ел элек, 1965 елда, авылда шушы клуб бинасы барлыкка килә. Өлкән яшьтәгеләр бик яхшы хәтерли: заманында бу бина халыкка ничек озак хезмәт итте, ул - рухи тормыш үзәге булды, бик күп яхшы, истәлекле һәм мөһим вакыйгалар әнә шул бина белән бәйләнгән. Танымаслык булып үзгәртеп корылган мәдәният йортын тантаналы ачудан соң, җирле һәм шәһәр артистлары катнашында концерт оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев