Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылы яшьләре спектакль куйды (фото)

Әле көздән генә ачылган Морт мәдәният үзәгендә менә инде икенче спектакль үзенең тамашачысын җыя. Авыл тарихында иң беренче бу яңа сәхнәдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча "Авыл эте Акбай" спектакле куелды, дип сөйләячәкләр. Бүген дә зал шыгрым тулы. Моннан күп еллар элек язылып, театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган һәм тамашачының...

Спектакльне уннарча талант ияләре: режиссерлар, артистлар, художниклар, композиторлар, бию һәм ут, костюм һәм тавыш осталары тудыра. Ә бездә аны үзенең яшь артистлары белән Морт урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйлә Фәрхетдинова куя. Ләйлә бик тә талантлы кеше, ул һәр баланың психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөмкинлекләрен ачыклап, рольләрне бүлә, драматург күрергә теләгән образлар тудыра. Моннан 24 ел элек Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура бүлеген тәмамлап туган авылы Мортка кайткан Ләйлә кечкенә генә әсәрне дә югары биеклеккә күтәреп, чын мәгънәсендә җиренә җиткереп, коллектив уен иҗат итеп, тамашачыны серле дөньяга алып керүгә ирешә. Билгеле инде, бүген сәхнә түренә менгән 10-11сыйныф укучылары Диләрә, Гөлназ, Заһит, Рөстәм, Раяз, Ильнур һәм авыл яшьләреннән Нияз әсәр геройлары Диләфрүз, Җәмил, Шәкүр, Галим, Исмәгыйль, Саҗидә, Амур образлары аша туры һәм үткен телле, тапкыр сүзле драматург Туфан аганың әйтергә теләгән халкыбызның көчле рухлылыгын, сафлыгын, пакьлеген, хезмәт сөючәнлеген, җырга-моңга һәвәслеген һәм тагын бик күп сыйфатларын тамашачыга җиткерә алдылар. Тамашачы һәм артист арасында җырлы-моңлы бәйләнешне тәэмин итеп, спектакль барышында музыка аппаратурасы белән идарә иткән Илназ Габдрахмановның хезмәте дә мактауга лаек.

Мондый әсәрләрне укыган, сәхнәләрдә куйган әле яңа гына чын мәхәббәт хисләре бөреләнеп килгән яшьләрнең йөрәгендә ут кабызган: "Сандугачым, карлыгачым, аккошым! Айлы кичем, алсу таңым, балкышым!" җавап итеп кара-каршы пышылдаган "Арысланым, тау бөркетем! Җан сөйгәнем, күңел кошым, күз нурым!" дигән шундый матур сүзләр җәмгыятебездә яңа корылган гаиләләрнең нигезе булыр, Алла боерса. Гаиләләрдә ата белән ана арасында шундый матур мөнәсәбәтләрне күреп үскән балалар да инсафлы, миһербанлы булырлар. Димәк безнең картлыгыбыз да өметле дигән сүз. Кыска гына арада үзенең ике иҗат җимешен Морт тамашачысына җиткергән Ләйлә Фәрхетдиновага хезмәтендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Ә инде безне сихри мәхәббәт дөньясында гиздергән, хисләндергән, бер генә кичкә булса да кабат яшьлегебезгә алып кайткан артистларыбызга хыялларының тормышка ашуын, алдагы мәктәп һәм тормыш сынауларын уңышлы үтеп, бәхетле булуларын телибез.

Кадрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев