Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы умартачылары Якутиягә бер тонна бал җибәргән

Татарстанда балны сатып алучылар бөтенләй диярлек юк.

Бу турыда Алабуга районы умартачылыгы буенча дәүләт инспекторы Раиса Трофимова хәбәр итте. Кулланучылар саны кинәт кимегәнгә, Республика умартачылары икенче ел инде бал сату белән бәйле мәсьәләне чишә алмый. Быел алар өч литрлы банкалардагы бал бәясен мең ярымнан бер меңгә кадәр төшерергә мәҗбүр булды. Ләкин бу адым да хәлне төзәтмәде - авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә бал сатылмады. Шуңа бәйле рәвештә, товар җитештерүчеләр сатып алучыларны Татарстаннан читтә эзли башлады. Якутиядә яшәүчеләрнең бал алуга мохтаҗлыгы ачыклангач, бер тонна бал шунда җибәрелде. Бал җитештерүчеләр, сыйфатлы дәвалау ашамлыгы өчен акча алу белән бергә, күпләгән уңай бәя дә алды. Якутиядә яшәүчеләр Татарстан балын китерүне дәвам итүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев